Элек-электән кешене тарихка җәлеп итүнең иң актив һәм иҗади формаларыннан берсе булып туган якны өйрәнү торган.

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Безнең бай тарихыбыз, мәдәниятебез, мәгарифебез, батыр, эшчән халкыбыз бар. Авыллар тарихы – халкыбыз тарихының аерылгысыз бер өлеше. Аларны өйрәнү, үзең яшәгән төбәк белән горурлану хисләре тәрбияләү – һәрберебезнең бурычы. Рухи кыйммәтләребез үз төсен югалта, онытыла барган бу чорда туган якны өйрәнү шул максатка ирешү юлы булып тора һәм мөстәкыйль, ирекле, намуслы, үз Ватанының лаеклы улы яки кызы булырлык шәхес тәрбияләргә ярдәм итә. Туган якны һәм аның тарихын өйрәнү нисбәтеннән
23 нче март көнне Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре төрле түгәрәкләргә йөрүче балалар белән Теләче муниципаль районының туган якны өйрәнү музеена сәяхәт кылдылар. Музей җитәкчесе Фаягөл Миннехан кызы аларга төрле чорның экспонатлары турында кызыклы һәм мавыктыргыч итеп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International