Нәүрүз – төрки халыкларның кышны озату, язны каршылау бәйрәме ул. “Нәүрүз” сүзе фарсы теленнән кергән, “яңа көн” дигәнне аңлата.Бу бәйрәм көн белән төн тигезләшкән вакытка туры килә.Аны кече Азия, Иран, Әфганстанда дәүләт бәйрәме итеп кабул итәләр.Нәүрүзне безнең халкыбыз да бәйрәм итә. Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары да әлеге бәйрәмне билгеләп үтте. Халкыбызның борынгы уеннарын уйнап, җырлап, биеп күңел ачты. Әлеге чаралар татар халкының үткәнен барларга, тарихны онытмаска ярдәм итә.