Алан авылы китапханәсе республика күләмендә игълан ителгән «У войны не женское лицо» социаль-гуманитар проект нигезендә “Әй язмыш, язмыш“ дип исемләнгән онлайн таныштыру сәхифәсе башлап җибәрде. Сәхифә аша китап укучылар тыл ветераннарының язмышлары хакында якыннанрак таныша алачаклар.