Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы игълан итте

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

23-27 нче март көннәрендә  «Республика балалар китапханәсе» һәм «Россия дәүләт балалар китапханәсе» Бөтенроссия Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы игълан итте.  Шул уңайдан 24 март көнне Айдар авыл китапханәсе  мәдәният йорты белән берлектә “Исәнме, Китап атналыгы!” дип исемләнгән  уенлы программа тәкъдим иттеләр. Бу чара китаплар яратучылар өчен чын бәйрәм булды. Катнашучылар «Әкиятләр», “Табышмаклар урамнары”, туган телләр елына багышланган “Шигырьләр бульвары”  буенча сәяхәт кылдылар, «Язгы куркынычсызлык кагыйдәләре” турында белделәр.  Кызыклы спорт, интеллектуаль уеннарда, викториналарда актив катнаштылар, китап геройларына һәм аларның авторларына багышланган иҗади биремнәрне үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International