1 апрель көнне Алан авыл китапханәсендә Халыкара кошлар көненә багышланган “Сыерчыклар, тургайлар, безнең якын дускайлар!” дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрелде.

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Очрашуда балалар бәйрәмнең тарихы, кошларның файдасы, аларның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында белделәр. «Кошлар - әкиятләр һәм хикәяләр геройлары» уен - викторинасы кызыклы  узды,  әсәрләрдән өзекләр буенча авторның нинди кош турында язганын танып белделәр. Китапханәдә «Кошлар - безнең дусларыбыз» дигән китап күргәзмәсе оештырылды,  төп геройлары - безнең канатлы дусларыбыз булган китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International