5 нче апрель көнне Теләче район китапханәсендә үздырылган очрашуга Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт драма һәм комедия театры артистлары Хөснетдинов Харис Мөһәммәтнурович, Фатхуллин Алмаз Гыйлванович, Фатхрахманов Айдар Рамилевич, Науметова Гөлназ Шәүкәтовна һәм Аяз Гыйләҗев исемендәге Яр Чаллы Дәүләт татар драма театры артисты Искәндәрова Миләүшә Нурисламовна килгән иде. Теләче муниципаль районы башлыгы Хаҗипов Нәҗип Нәкыйпович, Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Фатхуллин Айрат Гилванович, башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Гиниятуллин Динар Саитович, мәдәният бүлеге җитәкчесе Иксанов Даут Солтангараевич якташ артистларыбызны кайнар котладылар һәм халкыбызның милли гореф –гадәтләрен , мәдәнияте һәм телебезне саклауда күрсәткән тырышлыклары , театр сәнгате аша яшь буында милли үзаң тәрбияләүдә куйган хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.Теләче урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары очрашуда булып кайттылар һәм якташ артистларыбыз белән якыннан таныштылар.