“Театр – безнең киләчәк көннәребез өчен файдалы вә өметле бер нәрсә”, Г. Тукай.

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Театр - серле, театр - әкият, тылсым.  Театр - ул һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар… Сәхнәдә кечкенә генә булса да роль уйнарга теләмәгән кеше юктыр. Уйлап карасак, тормышта да без, билгесез режиссер язган пьесада, үзебезнең рольләрне башкарабыз бит.

Театральләштерелгән эшчәнлек балалар бакчасында бала тормышына төрлелек кертә, аңа сәнгатькә кагылудан шатлык бүләк итә.

Бүген Теләченең  беренче номерлы балалар бакчасында театр көне  узды. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары “Табигатьне саклыйк» дигән экологик әкият күрсәттеләр. Үз геройлары мисалында  табигатьне пычратмаска, чисталыкны һәм тәртипне яратырга, кыенлыклардан курыкмаска, кыюлык һәм үз-үзенә ышанычсызлыкны җиңәргә өйрәнделәр. Әкият ахырында балалар җыр башкардылар, ул җырда «Җир - безнең уртак йортыбыз, һәм без аны сакларга һәм якларга тиеш» дигән сүзләр бар иде. Балалар музыка залында чын артистлар иде. Барлык тамашачыларга театр да бик ошады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International