25 март көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә, балалар китабы атналыгы уңаеннан “Борын-борын заманда...” дип исемләнгән әкиятләр уку сәгате үткәрелде. Балалар белән татар телендә күп кенә әкиятләр укылды, әкиятләр буенча төзелгән сораулар ярдәмендә викторина уздырылды. Әлеге чараның максаты балаларның әкиятләр белән кызыксынучанлыгын арттыру, иҗади сәләтләрен үстерү, әкиятләр аша дуслык, тыйнаклык, шәфкатьлелек сыйфатлары тәрбияләү, шулай ук балаларны туган телдә матур һәм сәнгатьле сөйләшергә өйрәтү.