Юбилярны котладылар

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

2021 елның 28 март көнендә Субаш авылында яшәүче тыл ветераны Павлова Аграпина Андреевнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан Аграпина Андреевнага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нияз Мортазин һәм Айдар  авыл җирлеге башлыгы Рифат Хаҗиев Аграпина Андреевнага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк, чәчәк бәйләме тапшырдылар.

      Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International