"Аква-Старт 2021"

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

27 март көнне Мамадыш шәһәрендә йөзү буенча 2007-2013 елгы кызлар һәм малайлар арасында турнир булып узды. Менделеевск, Теләче, Мамадышның үзеннән булган йөзүче егет-кызлар катнашты әлеге ярышларда.  «Теләче» спорт мәктәбе йөзү бүлегенә йөрүче балалар да тренер Заһидуллин Б.Х., Әхтәмов Р.Н. җитәкчелегендә бу турнирда  катнашып кайттылар.

Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
Гыйниятуллин Әмир- 1 урын
Тимербаев Илмир-1урын
Миңнуллина Зәйнәп-1 урын

Гайнетдинов Сәет-2 урын

Кашапов Искәндәр-3 урын
Бу- бик яхшы күрсәткечләр. Балаларны котлыйбыз! Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International