“Балалар китабы сихри бер дөнья”

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

26 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында мәдәният йорты  хезмәткәрләре белән берлектә китап укучылар өчен “Балалар китабы сихри бер дөнья” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Балалар “Без нинди әкияттән” дип исемләнгән әдәби викторинада актив катнаштылар. Шулай ук китапханәдә “Балалар китаплары могҗизалы битләр” дигән китап күргәзмәсе оештырылды, күргәзмәдәге китаплар белән танышканнан соң, укучылар үзләренә кирәкле китапларны сайлап, өйләренә укырга алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International