Олы Мәтәскә авылында “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрү традицияга әйләнде.

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Быел да 26 март көнне мәдәният йорты каршында  кошларның җылы яктан кайтуы билгеләп үтелде. Программага балаларның чыгышы, төрле уеннар, кошларга багышланган шигырьләр, мәкальләр һәм табышмаклар әйтеш, җырлар һәм биюләр керде. Казанда карга боткасы пешерелде.  Көн  матур булганлыктан бәйрәмгә килүчеләр дә күп булды.  Аларның барысы да (олысы да, кечесе дә)  ботка белән сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International