28 март көнне Шармыш авылы китапханәсендә «Делаем сами своими руками» дип исемләнгән китаплар өчен кыстыргычлар ясау буенча мастер-класс үтте.

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Бу чара балалар китабы атнасына багышланган. «История книжной закладки» презентациясен караганнан соң, балалар китапларга кыстыргычның 1000 елдан артык элек барлыкка килгәнен белделәр. Әгәр дә китапның кыстыргычлары булса, китап тәртиптә һәм укучыларга озаграк хезмәт итә. Китапханәче яшь укучыларга китаплар һәм дәреслекләр мәктәп укучыларының даими юлдашлары, шуңа күрә аларга хөрмәт белән карарга кирәклеге турында искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International