Бу борынгы йола чәчү башланыр алдыннан үткәрелә. Аның мәгънәсе - яхшы һәм мул уңыш булсын өчен кошларны ашату, сыйлау. Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Беренче кашык, гореф-гадәт буенча, яхшы уңыш булсын өчен, Җир анага бирелде, икенчесе - суга, җирдә тереклекне саклап калсын өчен, өченчесе - һавага, кояшлы көннәр күп булсын һәм вакытында яңгырлар яусын өчен, дүртенчесе –каргаларга, язны алып килгәннәре өчен. Һәркем үз теләкләрен җиткереп, тәмле, язгы ботканы татып карады. Бәйрәм коймак һәм чәй белән сыйлану белән тәмамланды.