29 март көнне Теләче балалар китапханәсендә «Гөрләвек» клубы әгъзалары белән «Театраль сандык» дип исемләнгән уен программасы оештырылды.

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Башта китапханәче балаларны театр сәнгатенең җәмгыятьтә һәм кешеләр тормышында тоткан урыны белән таныштырды. Аннан соң театраль табышмаклар, ребуслар чишелде, төрле уеннар һәм бәйгеләр үткәрелде. Курчаклар белән уйнап караган «Сүзсез әкият» театраль экспромты шау-шулы һәм бик күңелле килеп чыкты. Чөнки әкиятне сәхнәләштерүдә барысының да катнашып карыйсы килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International