Нәүрүз каршылыйбыз

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

2021 елның 29 мартында  безнең Шәдке  балалар бакчасында   Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан һәм еллык эш планына нигезләнеп ,Нәүрүз бәйрәмен үткәрү йоласын үтәдек. Татар халкы Яңа елны март аеның 21- ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. . Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр, hәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган. Бу көнне  балалар, өйдән өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Нәүрүз Мөбарәк булсын! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International