Укучыларның язгы каникулларын күңелле уздыру максатыннан 30 март көнне Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Халык җәүһәрләре” исемле берләшмәгә йөрүче укучылар өчен “Көчле звено” дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырдылар. Биш бүлектән торган уен барышында балаларга төрле темага сораулар бирелде. Әлеге сораулар арасында әкият, мультфильм геройларын танып белү, математик биремнәр, табышмаклар шулай ук татар теленә бәйле сораулар бар иде. Укучылар әлеге чара дәвамында үзләренең тапкырлыкларын сынадылар, иң күп сорауларга җавап биргән бала иң көчле звено дип билгеләнде.