Шахмат зоналары булдыру буенча пилот проектлары эшли башлады.

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Быел «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге ярдәме белән Татарстан мәктәпләрендә шахмат зоналары булдыру буенча пилот проектлары эшли башлады. Әлеге проектны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова башлап җибәрде. Шунлыктан районыбыз мәктәпләрендә дә шахмат зоналары булдырылды. 
Бүген исә, мәктәбебездә шахмат зонасы ачу тантанасы булды. Шахмат зонасын ачу тантанасында районыбыз җитәкчесе Хазипов Н.Н., башкарма комитет җитәкчесе Хамидуллин И.Х,, районыбызның мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Сабирова А.Р. катнашты.  Шахматның безнең мәктәпләргә керүе бик күңелле. Без һәрвакыт актив спортка: көрәш, футбол, волейбол, хоккейга игътибарны  бирәбез. Ә шахмат-ул интеллектуаль спорт. Бу уен уйларга мәҗбүр итә. Нәкъ менә бу тормышта һәрчак кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International