Теләче урта мәктәбендә 1 апрель - Халыкара кошлар көненә багышланган дәресләр һәм сыйныф сәгатьләре үтте. Балалар кошларны саклау, аларга уңайлы оялар ясау серләренә төшенделәр. Кошларны танырга өйрәнделәр, матур тавышларын истә калдырдылар.