Китап күргәзмәсе

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Халыкара кошлар көнен бәйрәм итү кысаларында «Почемучки» клубы балалары өчен «Яз хәбәрләре» китап күргәзмәсе янында «Һәрвакыт кошлар җырласын» дигән әңгәмә үткәрелде. Күргәзмә яшь укучыларны кошлар дөньясы белән таныштыра. Китапханәче балаларга кайбер кошлар тормышындагы кызыклы мизгелләр турында сөйләде. Балалар «Птицы в литературе» дигән әдәби викторина сорауларына актив җавап бирделәр, кошлар турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Моннан тыш, балалар өчен кышлаучы һәм җылы якка китүче кошлар турында альбом әзерләнгән иде. Иң кечкенә укучылар өчен «Птицы – герои сказок» дип исемләнгән күргәзмәдәге китаплар  тәкъдим ителде. Биредә балалар В.Бианки, М.Пришвин, Н. Сладков хикәяләре геройлары - кошлар белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International