Теләче районында 65 яшьтән өлкәнрәк булган затларны диспансерлаштыруны оештыру.

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Теләче районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, «Демография» милли проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында, авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкән гражданнарны медицина оешмаларына китерү программасы уңышлы гына тормышка ашырыла. Әлеге программа ярдәмендә өлкән яшьтәге кешеләр профилактик тикшеренүләр, диспансеризация узалар, шулай ук социаль әһәмияткә ия булган йогышсыз авыруларны ачыклауга юнәлдерелгән өстәмә тикшеренүләр үтү мөмкинлегенә ия булалар. Шул ук вакытта алар өчен сәламәт туклану һәм булган авыруларны профилактикалау буенча кыскача консультациялар үткәрелә.

Медицина тикшеренүе Теләче үзәк район хастаханәсе администрациясе белән килештерелгән график нигезендә уздырыла. 2021 елның 1 кварталында медицина тикшеренүен узган өлкән яшьтәгеләр саны 300 кешене тәшкил итә. График буенча 2 кварталда 436 гражданны медицина оешмасына алып килү планлаштырылган. Теләче районы торак пунктларында яшәүче өлкәннәргә әлеге төр хезмәт бушлай күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International