Халыкара балалар китабы көне

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Китап – безнең тормышта иң мөһим, иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, ярдәмче дәуйландыручы да, дөреслеккә юл күрсәтүче дә. Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апре­лендәтуган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.Балалар китабы көне уңаеннан Иске Җөри  авыл китапханәчесе Гыйльметдинова Рузалия һәм Иске Җөри урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Бадриева Н. Р. балалар өчен кызыклы чара үткәрделәр. Соңыннан аларны кызыклы китаплар белән таныштырдылар, әкиятләр укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International