Әлеге көннең нәкъ шул датада билгеләнүе дә очраклы түгел. Ул балалар яратып укый торган эчтәлекле дә, кызыклы да булган бик күп китаплар авторы, әкиятче Г.Х. Андерсен белән бәйле. Бу көнне Иске Җөри авылы китапханәсенә “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче балалар чакырылды. Алар китапханәче белән "Китап диңгезе буйлап сәяхәт” дип исемләнгән серле китап иленә сәяхәт кылдылар. Китапханәче татар телендә басылып чыккан кызыклы китаплар, балалар язучылары белән таныштырды. Укучылар ошаткан китапларын өйләренә укырга алдылар.