Ел саен 2 апрельдә, бөек әкиятче Г. Х. Андерсенның туган көнендә, Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә.

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Халыкара балалар китабы көненең төп максаты - балаларны әдәбиятның гүзәл дөньясына, китап укуга  җәлеп итү, аның бөтен төрлелеген күрсәтү. Шул исәптән 2 апрель көнне Айдар авыл китапханәчесе “Нурлар” клубына йөрүче балалар катнашында “Китапларның туган көне” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрде. Әлеге чарада катнашучылар бәйрәмнең, китапның барлыкка килү тарихы белән таныштылар, китап укуның ни өчен шулай мөһим булуы турында белделәр,  конкурс биремнәрен үтәделәр, китап турында шигырьләр укыдылар. Чара ахырында кеше тормышындагы китапның роле , нинди китаплар укырга яратулары турында фикерләштеләр һәм уку - файдалы, күңелле, кирәкле, кызыклы шөгыль,- дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International