Теләче муниципаль районы Баландыш төп мәктәбе укучысы Тимербаев Раил 2021 елның 31 мартыннан 4 апреленә кадәр Түбән Новгород шәһәрендә Татарстан Республикасы җыелма командасы составында физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында бадминтон буенча Россия Беренчелегендә катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча ялгыз разрядта Раил 3 урынны, парлы разрядта 2 урынны, катнаш разрядта 2 урынны яулады. Команда зачетында Татарстан 2 нче урынны алды. Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез.