Әлеге унайдан Максабаш авылы китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Халык җәүһәрләре» берләшмәсенә йорүче укучылар белән «Кошлар – табигать дуслары» дип исемләнгән танып белү сәгате утте. Чара барышында балалар кошлар турында кызыклы мәгълуматлар алдылар, кышлаучы кошлар белән күчмә кошларны аерырга өйрәнделәр. Кошлар көне уңаеннан рәсем бәйгесе игълан ителде.