Шул уңайдан һәм аның 1923 елда уздырылачак 150 еллык юбилее кысаларында 6 апрель көнне Айдар авыл китапханәсендә бөек музыка эшлеклесенә багышланган “Рус музыкасы гение” дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә композиторның тормыш, иҗат юлы турында мәгълүматлар һәм буклетлар урын алды. Бу бөек музыкантның исеме бөтен дөньяда билгеле һәм аны кыю рәвештә "рус гение" дип атарга мөмкин. Рахманинов искиткеч пианист, дирижер һәм композитор була, үзеннән соң бик зур мәдәни мирас калдыра. Рахманиновның иҗатында туган ил темасы киң колач ала.