7 нче апрель көнне Теләче урта мәктәбендә укытучылар өчен “Гадәттән тыш хәлләр булган очракта Эвакуацияләнгән халыкны кабул итү пункты хезмәткәрләрең дөрес һәм хәлиткеч рәвештә эвакуацияләнгән халыкны кабул итүен оештыру” дигән темага өйрәнү үткәрелде.Укытучылар алдында, эвакуацияләнгән халыкны кабул итүне дөрес оештыруны аңлатып, Теләче муниципаль районында гражданнар оборонасы буенча әйдәп баручы консультант Олег Борисович Хомченко чыгыш ясады. Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Фатхуллин Айрат Гилванович укытучыларга, гадәттән тыш хәлләр булган очракта, эвакуацияләнгән халыкны кабул итү вакытында дөрес һәм хәлиткеч рәвештә эш итәргә кирәклеген искәртте.