7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Олы Мишә авыл китапханәсендә “Сәламәтлек - зур байлык” исемле тәрбия сәгате үткәрелде.

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

7 апрель - Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан Олы Мишә авыл китапханәсендә “Сәламәтлек - зур байлык” исемле тәрбия сәгате үткәрелде. Авыл фельшеры - Галимова Люция Муса кызы үзенең чыгышын  сәламәт булу өчен һәркем тырышырга тиеш, - дип башлады. Ул сәламәт булу өчен дөрес туклану, көндәлек гигиена таләпләрен үтәү, бүлмәдә кирәкле температура һәм дымлылык тудыру, физик күнегүләр ясау турында һәм башкалар хакында сөйләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International