7 апрель көнне Шармыш авыл китапханәсендә Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган «Быть здоровым – быть счастливым» дип исемләнгән файдалы киңәшләр сәгате үткәрелде.

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Чарада катнашучы «Почемучки» клубы укучылары сәламәт яшәү рәвеше турында мәгълүмат тыңладылар, халык мәкальләрен искә төшерделәр, «Спасибо нашим докторам» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, сәламәт яшәү рәвеше һәм спорт нинди әсәрләрдә тасвирланганын искә төшерделәр. Шулай ук дару үләннәренең файдасы турында әңгәмә алып барылды. Китап укучылар өчен «Яшел даруханә - сезнең сәламәтлегегезгә!» дип исемләнгән күргәзмә төзелгән иде. Соңыннан өстәл уеннары ярышлары үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International