|
Балалар бакчасында хәрәкәтле уеннарга зур игътибар бирелә, чөнки нәкъ менә алар балаларның физик үсешенә ярдәм итә, аларның сәламәтлеген ныгыта. Шул уңайдан һәм туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы планын тормышка ашыру максатыннан, Теләче 2нче балалар бакчасында татар халык хәрәкәтле уеннары көне үткәрелде. Кече төркемнәрдә "Миннебай", “Түбәтәй”, зурлар төркемендә "Соры бүре", ә әзерлек төркемендә "Чүлмәк сатыш" татар халык уенын уйнадылар. Уеннар ярдәмендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар үз теләкләрен башкалар белән килешеп уйнарга, иптәшләр алдында җаваплылык тоярга өйрәнделәр.
|