Иске Җөри авылы китапханәсендә “Ак каен” балалар бакчасына йөрүче балалар белән “Әбиемнең серле сандыгы” дип исемләнгән чара узды.
2021 елның 14 апреле, чәршәмбе
Әлеге чараның максаты балаларны татар халык милли киемнәре, чиккән сөлгеләр белән таныштыру. Балалар белән татар халкының гореф-гадәтләре турында сөйләшелде. Ахырдан балалар “Түбәтәй” татар милли уенында катнаштылар.
26 декабрьдә Теләченең үзәк чыршысы янында "По щучьему велению, по Новогоднему хотению!», дип аталган Теләче муниципаль район башлыгының балалар Чыршы бәйрәме оештырылды. Яраткан әкият геройлары - Скомороха, Емеля, Чуртан, Убырлы Карчык, Кыш Бабай һәм Кар кызын бәйрәмдә катнашучылар җылы каршы алды.
Укучыларның коррупциягә каршы карашын формалаштыру, укучыларда коррупциягә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү, коррупциягә каршы тору күнекмәләрен үстерү максатында районда коррупциягә каршы юнәлештәге республика конкурсының муниципаль этабы үткәрелде.