Өлкән яшьтәгеләр белән эшләүдә «Гарденотерапия»технологиясе.

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

Социаль хезмәттән файдаланучыларның тормыш сыйфатын яхшырту максатыннан Теләче районы «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Гарденотерапия»технологиясе уңышлы кулланыла. Әлеге төр эшчәнлек психотерапевтик юнәлешкә ия, бу исә аны өлкәннәрнең эмоциональ, физик халәтен яхшырту өчен кулланырга тулы мөмкинлек бирә. «Гарденотерапия» технологиясе ел әйләнәсе дәвамында эшли. Җәйге чорда бакча яны участогында, ә кышкы айларда өйдә киң кулланылыш таба. Иртә язда социаль хезмәттән файдаланучылар социаль хезмәткәрләр белән бергәләп үсентеләр өчен туфрак һәм савытлар әзерлиләр; март-апрель айларында орлыклар чәчеп, үсентеләр үстерәләр. Өлкәннәр үзләренә ошаган гөлләрне үрчетү белән дә теләп шөгыльләнәләр. Шулай ук чәчәкләрне, гөлләрне үстерү, тәрбияләү буенча һәм бакчада үстерелә торган үсемлекләрнең файдалы үзлекләре хакында китап-журналлар укып үзләренә кирәкле мәгълүматларны туплыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International