Чараны Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты уздыра. Һәр бәйрәмнең бизәге – ул җыр – моң һәм милли ризыклар, шулай бит дуслар. Чыннан да халкыбызның горурланырлык, сокландыргыч гореф – гадәтләре, милли ризыклары күптөрле. Без моның шулай булуына бүген тагы бер кат инандык. Фестивальне үткәрүнең төп максаты: гаилә һәм гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту; туган як тарихын өйрәнү;гаилә иҗаты традицияләрен яклау һәм үстерү. Бәйгенең сайлап алу турын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендәге закон текстларының тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Ратникова Римма Атлас кызы һәм районыбыз башлыгы Хажипов Нәҗип Нәкыйп улы ачып җибәрде. Бәйгедә 9 районнан ( Теләче, Саба, Биектау, Әтнә, Арча, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Питрәч) килгән гаилә династияләре җюри алдында имтихан тотты. Әлеге чарада безнең районнан Иске Җөри авылыннан Латыйп бабай гаилә нәселе чыгыш ясап, 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.