2021 елның 7 апрелендә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова катнашында, Теләче муниципаль районының Югары Кибәхуҗа авылында гражданнарны чираттагы күчмә кабул итү үткәрде. Кабул итүгә авыл халкы үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте. Аларны кызыксындырган барлык сораулар буенча консультацияләр бирелде: техник яктан катлаулы сыйфатлы товарлар сатып алу, таләпләр кую сроклары, тиешле сыйфаттагы товарларны кире кайтару сроклары, сыйфатсыз аяк киеменә таләпләр кую сроклары турында.
Чара барышында " Вестник потребителя Татарстана» газетасы, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат булган товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүмат булган брошюралар һәм буклетлар таратылды
Күчмә кабул итүләр вакытында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе өчен мондый очрашулар форматы инде традициягә әверелде. Авылларда күчмә кабул итүләр һәрвакыт кирәк. Алар гражданнарга, авылдан читкә чыкмыйча, күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.