«Родник» үзәгендә социаль хезмәткәрләрнең җыелышы

2021 елның 14 апреле, чәршәмбе

13 апрель көнне Теләче районының «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәткәрләрнең гомуми җыелышы булып узды. Җыелышта короновирус инфекциясына каршы вакцина ясату; “Моя газета», «Теләче» газеталарына язылу; профсоюз линиясе буенча эшләнелгән «Хезмәткәрләрне сәламәтләндерү» программасына керү мәсьәләләре яктыртылды. 1 июньнән социаль хезмәткәрләрнең хезмәт хакына керәчәк үзгәрешләр киңәшмәнең төп темасы булды. Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе - Шәйхетдинова Ф.Р. социаль хезмәткәрләрне ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан 2021 елның 10 апрелендә имзаланган «Халыкка социаль хезмәт күрсәтү дәүләт оешмалары хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләү шартлары турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында...»гы 237 номерлы карары белән таныштырды. Әлеге карар нигезендә социаль хезмәткәрләрнең хезмәт күрсәтә торган гражданнар саны турыдан-туры типизация нәтиҗәләре буенча билгеләнгән тәрбия төркеменә бәйле булачак.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International