15 апрель – Экологик белемнәр көне билгеләп үтелә.

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

Шул уңайдан,  Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында  “Без - табигать дуслары”  дип исемләнгән экологик чара үтте. Кичәнең төп кунаклары  Татарстан Республикасының  биологик ресурслар дәүләт комитетының  “Ашыт” дәүләт  табигать тыюлыгының белгечләре  Әхмәтҗанов Р.З.  белән Абдрахманова Г.И. һәм Теләче районы мәгариф бүлегенең экология буенча кураторы   Нигмәтҗанова Г.З. килгән иде.

   Кичәдә әкият геройлары  Сазлык иясе, Урман хуҗасы һәм Мүк карт катнашты. Балалар бик теләп әкият геройлары белән биремнәр үтәделәр, төрле авыр хәлләрдән җиңел генә чыгу юлларын таба алдылар, табигатьне саклау кагыйдәләрен искә төшерделәр. Мәктәпкәчә әзерлек төркеме балалары “Табигатьне  саклыйк!” дип аталган әкият күрсәттеләр. Хөрмәтле кунакларыбыз балаларга һәм чараны әзерләүчеләргә зур рәхмәт хисләрен җиткерделәр, киләчәктә дә шушы юнәлештә нәтиҗәле эшләргә кирәклеген әйттеләр.

   Табигатьне ярата, аның матурлыгын тоя белгән кеше беркайчанда рәхимсез була алмый. Балаларыбыз мәрхәмәтле, киң күңелле булып үссен иде!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International