Экологик сәгать үткәрелде.

2021 елның 21 апреле, чәршәмбе

14 апрельдә Экологик белемнәр көне кысаларында Шармыш авыл китапханәсе янындагы мәйданчыкта “Почемучки” клубы балалары өчен «В согласии с природой - в согласии с собой» дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Китапханәченең әйләнә-тирәдәге табигатьнең матурлыгы һәм аңа сакчыл караш кирәклеге турында кереш сүзләреннән соң балалар "Табигатьне белүчеләр" интерактив уенында катнаштылар. В.Бианкиның "Кемнең йорты яхшырак?", "Кемнең борыны?", Е. Михайленконың "Гөмбә үсте" әсәрләрен укыдылар. Ахырда  катнашучылар табышмакларга җавап таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International