Әлбәттә, мондый вакыйга игътибарсыз кала алмый. Теләче муниципаль районының 30 еллыгы уңаеннан Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Илһам чишмәләре синдә, туган җирем!” дип исемләнгән әдәби марафон уздырдылар. Марафон барышында көн саен якташ язучы-шагыйрьләрнең китапларын укырга һәм әлеге китаплардан иң матур өзекләрне ВКонтактедагы үз битеңә урнаштырырга кирәк иде. Ә башлангыч сыйныф укучылары якташларыбыз әсәрләреннән өзекләрне матур итеп дәфтәр битләренә язып бардылар. Әдәби марафон 1 апрельдән 10 апрельгә кадәр дәвам итте. Бу марафонда катнашып, без матур, кече Ватаныбызны, аның хезмәт сөючән, талантлы халкын телебездәге күпме матур сүзләр белән тасвирланган табигать күренешләрен якташларыбыз иҗатында укып горурлану хисләре кичердек.