Дәреснең төп максаты булып зур көчкә ия булган китапка мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү торды. Китапханәче Мухаметшина Г. укучыларга китап укуның тормышта нинди әһәмияткә ия икәнлеге турында сөйләде. Балалар яңа китаплар белән таныштылар, китапның иң ышанычлы һәм якын дус икәнлегенә төшенделәр.