Алан авылы китапханәсе республика күләмендә игълан ителгән “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” социаль гуманитар проект нигезендә социаль челтәрдә “Әй язмыш, язмыш” дип исемләнгән онлайн таныштыру сәхифәсе алып бара. Сәхифә аша китап укучылар тыл ветераннарының язмышлары хакында якыннанрак таныша алалар.