Әлеге истәлекле датага багышлап төрле чаралар үткәрелә, һәйкәлләр, тарихи урыннар тәртипкә китерелә. 18 апрель көнне, һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау көне уңаеннан, Айдар авылы китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары катнашында "Һәйкәлләр - чишмәләре безнең хәтернең" дип исемләнгән танып-белү сәгате уздырдылар. Безнең республикабыз тарихи, истәлекле урыннарга, архитектура корылмаларына бик бай. Халкыбызның үткән тарихына карата кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелгән бу чарадан укучылар бик канәгать калдылар. Без үткәнебезне белергә, тарихи урыннарны, һәйкәлләрне сакларга тиешбез.