30 нчы апрель көнне район балалар китапханәсе хезмәткәрләре, Теләче районы мәгариф бүлегенең башлангыч белем бирү методисты Закирова С.Г. һәм Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучылары Аскарова Ф.М. , Нигмәтҗанова Г.Ф. белән берлектә “Укучының мәдәни көндәлеге” республика бәйгесенең район турына йомгак ясады. «Иң яхшы мәдәни көндәлек» номинациясендә Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары Вәлиәхмәтова Зәйнәп, Гобәйдуллина Азалия, Нигмәтҗанов Данияр һәм Нуруллина Ралина җиңү яулады. «Иң мәдәниятле ата-ана» номинациясендә Антонова Гөлназ җиңеп чыкты.