2021 нче елның 19 нчы маенда «Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына, Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына һәм Теләче районы оешуга 30 ел тулуга багышланган шахмат буенча «Ак ладья» район Беренчелегенең финал этабы булып узды. Ярышта мәгариф бүлеге начальнигы Н.В.Карпова, башкарма комитет җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин катнашты. Барлыгы 10 район мәктәпләреннән 44 яшь шахматчы катнашты.
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар бүләкләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.