«Ак ладья» район Беренчелегенең финал этабы булып узды

2021 елның 29 мае, шимбә

2021 нче елның 19 нчы маенда «Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына, Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына һәм Теләче районы оешуга 30 ел тулуга багышланган шахмат буенча «Ак ладья» район Беренчелегенең финал этабы булып узды. Ярышта мәгариф бүлеге начальнигы Н.В.Карпова, башкарма комитет җитәкчесе И.Х. Хәмидуллин катнашты. Безнең  Теләче 2нче балалар бакчасыннан беренчелектә мәктәпкә әзерлек төркеменнән 6 бала катнашты, шуларның икесе- Ганиева Д. Һәм Киямов Б. беренче, ә Сахабиев И. 3нче призлы урын яулады. Балалар бакчалары арасындагы, шахмат турнирының гомуми нәтиҗә буенча, бездә тәрбияләнүче балалар лаеклы беренче урынга чыгып, грамота белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International