Балалар ялы хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

2021 елның 31 майда 11 июненә кадәр "Роспотребнадзор" ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан җәйге каникуллар башлану чорында балалар ялын күрсәтүнең сыйфаты һәм иминлеге, шулай ук әлеге эшчәнлек төренә караган гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультацияләр оештырылды.

Татарстан Республикасы Саба һәм Теләче районнарында яшәүчеләрнең сорауларына Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге белгечләре 884(362) 2-39-40 телефоны буенча җавап бирәчәк 

Шалтыратуларны кабул итү вакыты: Дүшәмбе-пәнҗешәмбе 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр; җомга: 09.00 дән 14.45 кә кадәр, 12.00 дән 12.45 кә кадәр тәнәфес.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International