«Мин һәм минем китапханәм: китап укучы һәм китапханәче китапханә интерьерында һәм аның фонында»

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

26 май көнне Теләче балалар китапханәсе Орлов өлкәсенең М.М. Пришвин исемендәге балалар китапханәсе тәкъдиме буенча «Мин һәм минем китапханәм: китап укучы һәм китапханәче китапханә интерьерында һәм аның фонында» дип исемләнгән челтәрле фотоакциядә катнашты. Анда катнашу өчен социаль челтәрдә китапханәнең тормышын тасвирлаучы (китапханә бинасының эчендә дә, аннан читтә дә үткәрелгән чараларны кертеп) пост урнаштырырга кирәк иде. Әлеге акциягә нәтиҗә 27 май - Бөтенроссия китапханәләр көнендә ясалачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International