17 – 21 нче май көннәрендә Теләче урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф егетләре хәрби хезмәткә әзерлек буенча укуларда катнаштылар. Биш көн буенча егетләр армия сафларында хезмәт иткән вакытта кирәк булачак күнекмәләрне ныгыттылар. Лагерь начальнигы Р.Р. Гатиятов җитәкчелегендә укучы егетләр хәрби хезмәткә бик ныклап әзерләнделәр. Уңышлар телибез!