Ата – аналар җыелышы

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Җәй – балаларның һәм әти – әниләрнең иң көтеп алган ел фасылы. Җәй көне барысына да өлгереп каласы килә: рәхәтләнеп ял итәсе, су коенасы, велосипедта йөрисе һәм башка шуның ише мавыктыргыч эшләр белән шөгыльләнәсе. Ә боларның барысы да имгәнүләр белән тәмамланмасын өчен, бары тик куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Һәм шушы уңайдан Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкәчә яшьтәге балалар төркемендә әти – әниләр җыелышы булды, барлык куркунычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп, җәйге ял вакытында төгәл үтәргә кирәклеге искәртелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International