Юбилярны котладылар

2021 елның 16 июле, җомга

2021 елның 6 июль көнендә Әбде авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Никитин Петр Павловичка 90 яшь тулды. Шул уңайдан Петр Павловичка Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең  социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин,  район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова һәм Әбде авыл җирлеге башлыгы Нияз Рахматуллин да Петр Павловичка изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International